Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
28 август , 17:15

Батыр бабам

Бүздәк районының Сабай урта мәктәбе укучылары иҗаты.

Нәселебез геройлары

Минем ерак бабам Кадри Мөхәммәт улы Арсланов 1942 елда сугышка алына,  1944 елда хәбәрсез югала. Ерак әбиебез гомере буе аны көтеп яшәгән. Хәтта кичләрен ишекне дә бикләмәгән. Бабамнан аңа нибары биш хат килеп өлгергән...

Икенче героем – әниемнең энесе Алик Риф улы Шакиров. Ул махсус хәрби операциядә катнашты. Узган елның 15нче декабрьдә Украина җирендә батырларча һәлак булды. Мин гаиләбез геройлары белән горурланам!

Айсылу ШӘҺӘБЕТДИНОВА, 4нче сыйныф.

 

Батыр бабам

Минем ерак бабам Әхкәметдин Сәләхетдин улы Ишкулов – утлы сугышны кичкән яугир. 1944нче елның 9нчы июне – бабамның батырлык эшләгән көне. Без тарих фәне укытучысы Финас Әгләм улы белән Интернет челтәреннән аны бүләкләү кәгазен таптык. “Александровка авылы янында, дошман уты астында, безнең разведканы корал һәм боеприпаслар белән тиз һәм вакытында тэмин итүе, сугышта кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтүе өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә” диелгән документта.

Мин бабам турында инша язып,  “Җанымның кылы чыңлый” дигән республика бәйгесендә җиңүче булдым.

Нәсим НАСЫЙБУЛЛИН, 7нче сыйныф.

 

Үткәннәре  –  үзе батырлык!

     Минем ерак бабам Сирай Сәхәветдин улы Баһаветдинов бик күп фронтларда катнаша. Иң исендә калганы – Ленинград блокадасы. Камауда калган балаларны, кешеләрне азат  итүләрен һәрвакыт күз яшьләре белән искә ала ул. Яу кырындагы батырлыклары өчен бабам күпсанлы медаль -орденнар белән бүләкләнә. Иң кадерлесе –  Кызыл Йолдыз ордены.  

Сугыштан кайту белән аны колхоз рәисе итеп куялар.  Хезмәт сөючән, кешелекле, игелекле җитәкче була ул.  Аның узган гомере 11 баласы, 29 оныгы, туруннары өчен якты маяк булып тора.

Дилара СОЛТАНГУЛОВА, 5 сыйныф.

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас