Башкортстанда үсмер кызны абыйсына пычак белән һөҗүм иткән өчен хөкем иткәннәр.
Егет каты яраланган. Иглин районара суды “кеше гомеренә аңлы рәвештә авыр зыян салу” мәддәсе буенча үсмер кызга карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Башкортстан прокуратурасы мәгълүматы буенча, агымдагы елның июнендә үсмер кыз һәм аның абыйсы арасында низаг килеп чыккан. Шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында, ачуланышу вакытында исерек гаепләнүче абыйсының күкрәгенә аш бүлмәсендә пычак белән чәнечкән. Зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян килгән.
Гаепләнүче кыз үз гаебен таныган. Суд аңа шул ук чорга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.
Автор фотосы.