Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем –
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, укытучым, шундый назлап
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турында.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә…
Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем
Һәм тормышым китабының
Тәү битен ачкан көнем.
Билгесез солдат
Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр,
Бу — билгесез солдат һәйкәле.
Билгесезме шушы бакыр кеше?
Билгесезме, хәтер, әйт әле?!
Атакага күтәрелдек бергә,
Ега сукты әҗәл бер мәлне,
Вакытлыча янә терелдем мин,
Ул — мәңгелек сынга әйләнде.
Каршысында түтәл — түтәл гөлләр
Изге ялкын булып яналар,
Баш өстендә таңнан кошлар сайрый,
Эргәсендә сайрый балалар.
Ә артында аның чал бер хатын
(Ил әнисе — улдыр, мөгаен.)
Ничәмә ел инде өнсез елый,
Салкын ташка бәреп маңгаен.
Җиңү!
Кояш балкый бер битеңдә,
Бер битеңдә — моңсу ай һаман.
Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә,
Бер күзеңнән әче яшь тама…
Кошлар очырам
Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам.
Аклык, хаклык өчен көрәшчеләр!
Тәү бүләгем сезгә, карагыз:
Канатларын горур кага-кага
Күтәрелде күккә каракош.
Юлдагылар! Сезгә җибәрәмен
Җил-давыллар үтер торнаны.
Чирлеләрем, кәккүк очырам сезгә
Озак-озак чакыра торганын.
Чыгып очты ярсу бер сандугач,
Гашыйкларым, сезнең өлешкә.
Көткәннәргә - ак күгәрчен килер,
Яңа өмет өстәп өметкә.
Хыялыйлар, чая һәм юашлар!
Һәммәгезгә тияр кошым бар.
Гамьсезләргә генә һич нәрсә юк -
Әйдә алар кошсыз торсыннар.
Ыгы-зыгы, вак мәшәкать тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә һәр көн таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам.
Саумы, диләр гөлләр
Авылымның тугайлары аша
Ераклардан кайтып киләмен,
Чишмәләргә ятып сулар эчәм
Һәм иелеп өзәм җиләген.
Гөлләр миңа: «Саумы, саумы!» — диләр,
Алларыма хуш ис чәчәләр.
Бик сагындым, сезне, бик сагындым
Үз җиремдә үскән чәчәкләр.
Хәтерлимен шушы тугайларда
Бик, бик күптән гөлләр үскәнен;
Гашыйк булдым егет елларымда,
Тик гөлләрне үрелеп өзмәдем.
Гөлләр миңа: «Саумы, саумы!» — диләр,
Алларыма хуш ис чәчәләр.
Бик сагындым, сезне, бик сагындым
Үз җиремдә үскән чәчәкләр.
Гашыйк булдым. Ләкин мин гашыйгымны
Әйтеп бирдем гади тел белән,
Тиңләмәдем аны далалага
Гомерсез һәм матур гөл белән.
Гөлләр миңа: «Саумы, саумы!» — диләр,
Алларыма хуш ис чәчәләр.
Бик сагындым, сезне, бик сагындым
Үз җиремдә үскән чәчәкләр.
Табигатьтә шундый мизгел бар
|
Табигатьтә шундый мизгел бар Җил тынгач та, яфрак тирбәлә,
Язның бер көнендә
Юк болотның әсәре дә, Көз Тымызык күл буйларын оя иткән Үрдәкләр дә китте еракка, Хушлаштылар бүген алар белән Бергә үскән сылу камышлар. Көз кояшы йөзе зәңгәр күктә, Шаян җилләр уйнап үтәләр, Чуклы шәл ябынган каеннарның Сары шәл чукларын сүтәләр. Өй алдында ялгыз карт тирәгем Соңгы яфракларын какса да, Тормышта яз – Сирень агачлары Чәчәк ата кебек бакчада.
Кыш килгәч Еракта урман, Урманда томан. Җирне каплаган Ак мамык юрган. Тышта җил өрә, Карны себерә, Мин өйдә торам Салкынга күрә. Тышта ата каз. Ул мескен, боек. Әни, нигә аның Бер аягы юк. |
Кил инде
Сыерчыгым, кошчыгым,
Хәзер монда кыш түгел,
Матурым, син кил инде,
Өең өлгерде бүген.
Тәрәзәләре уелган,
Ал, зәңгәргә буялган.
Сыерчыгым, синең өчен
Куныр тал да куелган.
Канатларыңны җилпеп,
Асыл сайравың сирпеп,
Сыерчыгым, кил инде,
Өең өлгерде бүген.
Иртәнге теләкләр
Көндезләрең хәрәкәтле булсын,
Булсын бәрәкәтле.
Төнге йокыларың тыныч булсын
Алсу таңга хәтле.
Йөгең авыр булсын, юлың озын,
Такыр, түтә булсын.
Алларыңда әле башланмаган
Бәхет көтә булсын.
Олысына, кечесенә һаман
Сүзең үтә булсын.