Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
11 декабрь , 16:20

"Мега"да – Башкорт теле көне

14 декабрьдә Уфаның “Мега” сәүдә үзәгендә Башкорт теле көненә багышланган бәйрәм узачак.

"Мега"да – Башкорт теле көне
"Мега"да – Башкорт теле көне

Ел саен 14 декабрьдә Башкортстан Башлыгының 2019 елның 29 октябрендәге Указы нигезендә Башкорт теле көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Уфада өлкәннәр һәм балалар өчен бәйрәм чарасы узачак.

Үткәрү урыны – “Мега” сәүдә үзәге.

Оештыручы – Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автономияле коммерциягә карамаган оешма.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм кунаклары өчен төрле мәйданчыклар эшләячәк. Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты һөнәрчеләре һәм Республика халык иҗаты үзәге осталык дәресләре, аниматорлар чыгышлары, интерактивлар, викториналар, уеннар оештырачак. Теләге булганнар Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе осталары белән бергә милли музыка коралы - курай ясап карый алачак. Чараны Милли яшьләр театры актеры Шаһит Хамматов алып барачак.

Бу көнне балаларны да мавыктыргыч күңел ачу программасы көтә. Башкорт дәүләт курчак театры актерлары махсус алар өчен "Гадкий утенок" спектаклен күрсәтәчәк. Бәйрәмне "Тамыр" вокаль студиясе һәм "Гаилә" башкорт балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары бизәячәк.

Бәйрәмнең чагу чарасы – "Хәзинә" этно-төркеменең бәйрәм шоу-концерты.

Бәйрәм дәвамында фотозона эшләячәк, анда катнашучылар истәлекле фотолар ясый алачак.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас