Раевка үзәк район дәваханәсенә бик нык ашказаны авыртуга зарланып 16 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән. Тикшерү вакытында табиб анда ят әйбер барлыгын шикләнә һәм фиброгастродуоденоскопия билгели.
Диагноз раслана: кызның ашказанында йотылган чәчләрдән укмашкан төер була, ул эшкәртелми һәм вакыт узу белән җәрәхәт, үтәалмаучанлык яисә эчке кан китү китереп чыгарырга мөмкин.
Вакытында диагностика нәтиҗәсендә җитди нәтиҗәләр булдырылмый кала. Хәзер кыз табиблар күзәтүендә, аңа барлык тиешле ярдәм күрсәтелә.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы