Бу хәл узган елның февралендә Ярославль мәктәпләренең берсендә булган. 7нче сыйныф укучысы математика укытучысын, педагогның ризалыгыннан башка, эш урынында видеога төшергән. Аннары үсмер ясалма интеллект кушымтасын кулланып, видеоны үзгәрткән: нейрочелтәр ярдәмендә педагогның йөзе һәм фигурасы ир-егетнекенә әверелгән. Әзер роликны укучы мессенджердагы сыйныф чатына урнаштырган. Ә педагог судка мөрәҗәгать иткән.
Судта малайның әти-әнисе видеоның улларыныкы булуын кире какмаган. Алар аңлатырга тышканча, үсмер сюжетны үзе уйлап чыгармаган, ә социаль челтәрләрдә популяр трендтан файдаланган. Алар фикеренчә, баланың гамәлләрендә бернинди явыз ният яисә укытучыны хурлау максаты булмаган, ә конфликт укытучының укучыны яратмавы аркасында килеп чыккан.
Ярославль өлкә суды укытучы ягына баскан һәм укучының әти-әнисен компенсация түләргә мәҗбүр иткән. Мәктәптә дәрес укыр урынга кирәкмәгән эш белән шөгыльләнсәң, шулай була ул...
Автор фотосы.