Бөек Җиңүгә - 80 ел
11 Апреля , 04:35

Бүреләр авылга килгәнме?

Шаһитларның берсе аларны видеога төшереп алган.

Бүреләр авылга килгәнме?Бүреләр авылга килгәнме?
Бүреләр авылга килгәнме?

Уфа янындагы Чесноковка авылында бүреләргә охшаган ике хайванны күргәннәр. Узып баручы водитель аларны юл кырыенда видеога төшергән, дип хәбәр итә төбәкнең табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Аның сүзләренчә, мәгълүматны тикшерү өчен урынга аучылык инспекторлары чыккан.

"Бүреләр – Уфа кебек мегаполис һәм аңа якын районнар өчен сирәк күренеш. Мониторинг мәгълүматларына караганда, ерткычларны Кушнаренко, Благовещен, Әлшәй, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак һәм Федоровка районнарында күргәннәр. Аларны республиканың Иглин, Архангельск, Белорет һәм башка урман һәм тау-урман районнарында аулау гадәти санала», — дип билгеләгән Нияз Фазылов.

Аучылык инспекторлары тепловизор ярдәмендә территорияне карап чыкканнар, ләкин кыргый хайваннарны әлегә тапмаганнар. Мониторинг дәвам итә, ведомство башлыгы хәлне шәхси контрольгә алган.

Фото: Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас