

Башкортстанда аномаль эссе һава торышы урнашты. Алдагы өч көндә республикада явым-төшемсез җәйге җылы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә “Башгидрометүзәк” синоптиклары. Югары температура аркасында көнбатыш районнарда янгын куркынычы зур, көндез көньяк районнарда җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген, 18 майда, һава температурасы көндез +26, +31 градуска кадәр җылыначак.
Сишәмбе, 19 майда, һава торышы үзгәрмәячәк. Көндезге температура +27, +32 градус, төнлә салкынрак булачак — төбәк буенча +11дән +16 градуска кадәр.
Чәршәмбе, 20 майда, эссе һава торышы сакланачак. Термометр баганалары көндез +28, +30 градуска кадәр күтәреләчәк.
Автор фотосы.