

Кичә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров III Бөтенрусия балалар фольклориадасында катнашучылар белән очрашты.
Анда Камчатка краеннан алып Белгород һәм Курск өлкәләренә кадәр ил төбәкләреннән 28 бала чакырылган иде.
"Сезне Башкортстанда һәм барыгызны да сәламләвемә шатмын. Мөгаен, безнең республика тарихында илебезнең барлык төбәкләреннән, өлкәләрдән, республикалардан шулкадәр кунак килгәне булмагандыр. Сез шундый яшьтә илебез халыклары дуслыгы өчен күп нәрсә эшлисез. Һәрберегезнең диярлек махсус хәрби операциядә катнашучы әтисе бар. Ә кемнеңдер туганнары һәлак булганнар. Без барыбыз да яугирләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез. Һәлак булган егетләрне беркайчан да онытмаячакбыз. Алар безнең хәтердә, безнең йөрәкләрдә, аларны ил беркайчан да онытмаячак. Сез моны аңларга һәм белергә тиеш. Әтиләрегезгә зур сәлам әйтегез", - диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы очрашу барышында кайбер кунакларны үзе тәкъдим итте. Мәсәлән, Курск өлкәсенең Суджа шәһәреннән Шестопаловларның иҗади гаиләсен. Укронацистлар бу шәһәрне басып алгач, гаилә китәргә мәҗбүр була. Алар үзләренең борынгы музыкаль этнографик инструментларын һәм 30га якын уникаль костюмнарын югалталар. Бөтен Русиядән килгән фольклор коллективлары ярдәмендә югалтканнарын өлешчә тулыландырып булган.
Евгений Шестопалов хатыны Ирина һәм балалары белән чын иҗат ансамбле: алар Суджа сәнгать колледжының «Криница» фольклор инструменталь ансамблен һәм «Тросничок» балалар ансамблен җитәклиләр. Дүрт балалары белән бергә Курск инструменталь һәм вокал сәнгате традицияләрен саклыйлар һәм дәвам итәләр. Музыка коралларын Шестопаловлар үзләре ясый: күгиклар (камыштан флейта) һәм мөгезчек. Евгений 15 яшьлек кызы Ариадна белән уртак номер башкардылар һәм аларның уен кораллары ничек яңгыраганын күрсәттеләр.
Радий Хәбиров башкорт халкының үз уникаль музыка коралы – курай булуы турында сөйләде. Аның тирән эчтәлекле көйләрен бөтен дөньяда беләләр һәм яраталар.
Куергазы районыннан 13 яшьлек Әнвәр Вахитов Башкортстанны фольклориадада тәкъдим итеп, «Уралым» җырын башкарды.
В. Д. Поленов исемендәге Русия дәүләт халык иҗаты йортының халык-җыр сәнгате бүлеге мөдире Лидия Рогачева модератор булган иркен сөйләшү вакытында республика Башлыгы балаларның сорауларына да җавап бирде.
Фото: III Бөтенрусия балалар фольклориадасы матбугат хезмәте