Федерация Советы Русия Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр кертергә җыена. Закон проекты әзер һәм ул тиздән Русиянең Юстиция министрлыгына юнәлтеләчәк.
Әлеге закон нигезендә Русиядә тәүлекнең 13:00 – 15:00 һәм 19:00 – 09:00 сәгатьләрендә тавышланырга ярамаячак. Бу кагыйдә ял һәм бәйрәм көннәренә дә кагыла.
Нормативларны бозган өчен физик шәхесләргә – 500дән 3 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга 10 меңнән 25 мең сумга кадәр, юридик шәхесләргә 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр административ штраф яный.
Төзәтмәләр кертүнең төп максаты – балалы гаиләләрнең тыныч тормышка хокугын яклау.