+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
13 февраль 2020, 22:45

Русиядә “әти” һәм “әни” төшенчәләре бетерелмәячәк!

Владимир Путин илдә“ата-ана №1" һәм ”ата-ана № 2" дигән төшенчәләр кертүгә каршы булуын белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин ассызыклавынча, ул дәүләт белән җитәкчелек иткән дәвердә илдә “Ата-ана №1" һәм ”Ата-ана№ 2" ("родитель №1" и "родитель №2") дигән төшенчә барлыкка килмәячәк. Бу хакта ил башлыгы Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашуда белдерде.
"1нче әти-әни һәм 2нче әти-әни"гә килгәндә, мин инде халык алдында белдердем һәм тагын бер кат кабатлыйм: мин президент булганда, бездә мондый төшенчәләр булмаячак. "Әти" һәм "әни" булачак", — диде Владимир Путин.
Русия лидеры билгеләп үтүенчә, традицион гаилә кыйммәтләрен, шул исәптән гаиләнең традицион составын саклап калу идеясе дөрес. "Моны ничек һәм кайда тормышка ашырырга кирәклеге турында гына уйларга кирәк", — диде Президент.
Владимир Путинның, әлеге теманы күтәргәндә, Русиянең киң мәгълүмат чараларында чит илләрдә бер җенесле никахлар рәсми рөхсәт ителүе турындагы хәбәрләргә таянуы фаразлана.
Фото:idelreal.org
Читайте нас: