+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
16 февраль 2020, 22:15

"Барысы да каршы булды..."

Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү инициативасы башта хупланмавын белдерде.

Бу хакта ил башлыгы Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем белән очрашудан соң үткәрелгән әңгәмә вакытында әйткән. Әңгәмәдән кадрлар “Россия-1 " телеканалындагы "Мәскәү. Кремль. Путин" тапшыруында күрсәтелде.
"Җиңел бирелмәде. Барысы да каршы булды", - диде Президент әлеге башлангычның тәүдә хупланмавына ишарәләп.
Федераль җыелышка Юлламасында Владимир Путин барлык укучыларны да беренче сыйныфтан алып дүртенче сыйныфка кадәр бушлай туклану белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. Техник әзерлек булган төбәкләрдә моны 2020 елның 1 сентябреннән эшләргә кирәк, ә тулаем ил буенча мондый чара 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырылырга тиеш.
Фото:ruinformer.com
Читайте нас: