+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
20 февраль 2020, 22:30

10 мең сумга яшәп буламы?

Русия Президенты Санкт-Петербургка сәфәре вакытында халык белән аралашты.

Санкт-Петербургта Анатолий Собчак һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, Русия Президенты Владимир Путин халык белән аралашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Сөйләшү барышында бер хатын-кыз ил башлыгыннан аена 10 мең 800 сумга ничек яшәргә мөмкин булуы турында сорады. Владимир Путин “бик авыр”, дип килеште. Сорау бирүче дәүләт җитәкчесенең хезмәт хакы бу суммадан күбрәктер дип фаразлады.
“Тагын да күбрәк хезмәт хаклары бар. Президентның хезмәт хакы иң югарысы түгел”, - диде Владимир Путин.
Фото:mk.ru
Читайте нас: