+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
21 февраль 2020, 18:20

Сабыйлар туып торсын!

Ана капиталы сертификатын бала тудыру йортыннан чыкканда ук алырга мөмкин булачак.

Финанс министры Антон Силуанов белдерүенчә, ана капиталы сертификатын бала тудыру йортыннан чыкканда ук алырга мөмкин булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Әгәр элек бик күп кәгазь, инструкцияләр тутырырга кирәк булса, бүген ана капиталын һәм тиешле таныклыкны алу өчен, булачак әнинең бала тудыру йортына кергәндә тутырыла торган мәгълүматлары да җитәчәк", — дип билгеләп үтте министр.
Аның сүзләренә караганда, әлеге мәгълүматлар тиешле хезмәтләргә җибәреләчәк һәм бала тудыру йортыннан чыкканда ук ана капиталы турындагы сертификат әниләрнең электрон почтасына, телефонына җибәреләчәк, аны кәгазьдә алырга да мөмкин булачак.
Кыскасы, гаиләләргә башкача документлар пакеты җыярга туры килмәячәк. Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системаларыннан кирәкле мәгълүматларны үзе ачыклаячак.
Ана капиталы программасы 2026 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында беренче бала туган очракта да ана капиталын кертүне тәкъдим итте. Шул рәвешле, беренче балага түләү – 2020 елның 1 гыйнварыннан 466 мең 617 сум, икенче бала өчен 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк.
Фото: ru.sputniknews.kz
Читайте нас: