+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
22 февраль 2020, 23:50

Икенче югары белем бушлай булачак

Президент Владимир Путин “Мәгариф турындагы” законга үзгәрешләр кертте.

Хәзер икенче югары белем алу түләүсез булачак. Ләкин барлык белгечлекләр буенча да түгел...
Русия Президенты Владимир Путин “Мәгариф турында”гы законга төзәтмәләр кертте. Аның нигезендә русиялеләр сәнгать өлкәсендә икенче югары белемне бушлай алачак. Әлеге документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыккан, дип яза “Life” чыганагы.
Конкурс нигезендә югары һөнәри белемле һәр кешегә бюджет формасына укырга керергә мөмкин булачак. Укытуга чыгымнар федераль һәм төбәк исәбенә каплатылачак. Икенче югары белем бушка алына торган белгечлекләр исемлеге Русия Хөкүмәтенең аерым карары белән расланачак.
Фото:mgimoexam.ru
Читайте нас: