+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
24 февраль 2020, 16:50

Владимир Путин: “Гомер озынлыгын арттыру – дәүләтнең өстенлекле бурычы”

Илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүче кешеләр саны кими.

Русиядә гомер озынлыгының артуы гомумдәүләт проектлар уңышының төп күрсәткече булып тора. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсында әйтте.
Владимир Путин ассызыклавынча, илдә гомер озынлыгының артуы һәм шулай ук үлем очракларының кимүе күзәтелә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр саны кимегән.
“Гомум бурыч бар - гомер озынлыгын арттыру, ул бездә артты, шулай ук быел да. Бу - үлем очракларының кимү нәтиҗәсе, ә ул бездә сизелерлек кимеде. Бу реаль факт”, – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы белдерүенчә, гомер озынлыгы – иң төп интегратор, ул калган бар нәрсәне чагылдыра.
Мәгълүм булуынча, 2019 елдан Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гомумдәүләт проектлар гамәлгә ашырыла. Алар “Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Экология”, “Демография”, “Фән”, “Мәдәният”, “Торак һәм шәһәр мохите” кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен колачлый.
Фото:rg.ru
Читайте нас: