+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
26 февраль 2020, 11:00

Владимир Путин 40 кешегә чакыру юллаган

Русиядә Иҗтимагый палатаның яңа составын формалаштыру башланды.

Русия Президенты Владимир Путин ниндидер өлкәдә зур уңыш казанган 40 русиялегә Иҗтимагый палата составына керергә тәкъдим итеп чакыру юллады.
Русия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы 168 әгъзадан тора. Дәүләт башлыгы тарафыннан чакырылган 40 кешедән тыш, анда төбәк иҗтимагый палаталарының — 40 һәм гомумрусия иҗтимагый берләшмәләренең 43 вәкиле керә.
“Иҗтимагый палатага дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру барышында РФ гражданнарының хокукларын һәм иреген, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка коммерцияле булмаган оешмаларның хокукларын яклау, аларның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алуны тәэмин итү кебек бурычлар йөкләнә”, — дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Иҗтимагый палата федераль төбәк хакимият органнары эшчәнлеген контрольдә тота, иҗтимагый тыңлаулар, түгәрәк өстәлләр һәм күчмә утырышлар үткәрә. Палата әгъзалары ел саен йөзләгән чара уздыра.
Фото:oblgazeta.ru
Читайте нас: