+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
27 февраль 2020, 18:20

Балалар — илнең төп байлыгы

Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә балаларга карата сакчыл мөнәсәбәт турында нигезләмә кертү фикерен хуплады.

Бу турыда ул Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем утырышында әйтте.
Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина төп законга “балалар — Русиянең мөһим казанышы” дигән тезис кертергә тәкъдим итте һәм дәүләт аларны төрле яклап үстерү өчен шартлар тудырырга тиешле булуын ассызыклады. Моңа җавап итеп, дәүләт башлыгы илдә демография проблемасы барлыгын искәртте.
“Демография проблемалары турындагы ситуацияне истә тотып, минемчә, бу бик нигезле. Русия халыклары традицияләрендә балаларга карата сакчыл караш һәрвакыт булуы да билгеле”, — диде Президент.
Владимир Путин белдерүенчә, әлеге нигезләмә илне берләштерә торган әхлакый башлангыч булачак.
Фото:dnepr.com
Читайте нас: