+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
28 февраль 2020, 15:10

“Өйгә кайтасым килә...”

Балалар йортында тәрбияләнүче үсмер Владимир Путиннан ярдәм сораган.

Мәскәүнең бер балалар йортында тәрбияләнүче үсмер “Хыял утравы” тематик күңел ачу паркында Русия Президенты Владимир Путиннан дәү әнисе янына кайтырга ярдәм итүләрен сораган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Билгеле булуынча, Русия Президенты башкаладагы “Хыял утравы” паркын рәсми ачу тантанасында катнашкан. Анда балалар йортларында тәрбияләнүче, күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән, шулай ук Константин Хабенскийның хәйрия фонды карамагындагы балалар чакырылган була.
Кызлар һәм малайлар Русия Президенты белән фотога төшкән. Шунда балаларның берсе, кулы гипстагы малай, Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән.
“Мин балалар йортында яшим, дәү әнием янына кайтасым килә... Миңа нәрсә эшләргә кирәк?” - дип сораган ул. Үсмер Президентка Мәскәүдә яшәүче әбисе турында сөйләгән. Ул гаиләсендәге авыр хәлләр нәтиҗәсендә моннан дүрт ай элек балалар йортына эләккән булган.
Президент ярдәмчеләренең берсе баланың шәхси мәгълүматларын язып алган.
Фото:rbc.ru
Читайте нас: