+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Путиннан ярдәм сораган малайның теләге чынга аша...

Ярый әле Президентка эндәшергә кыюлыгы җиткән.

Мәскәүнең “Хыял утравы” тематик паркында балалар йортында тәрбияләнүче 14 яшьлек Мишаның Русия Президенты Владимир Путиннан ярдәм соравы турында язып чыккан идек бит. Малай Президент белән фотога төшкән вакытта өйгә, картәнисе янына кайтасы килүен әйткән.
Үсмернең әти-әнисе вафат, ә малайның бердәнбер опекуны - 70 яшьлек әбисе, оныгы мәктәпкә йөрүдән туктагач, вазыйфаларыннан читләштерелә. Мишаны балалар йортына җибәрәләр һәм ул анда инде 4 ай яши.
Президент белән очрашудан соң, малайның теләкләре чынга аша башлаган да инде. Тиздән үсмер ял көннәрен гаиләләренә якын кешедә үткәрә алачак. Бу хакта Мәскәүдәге Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Ярославскаяның сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
“Ул гаиләнең дусты, балага крестный булган кеше, үсмер аны бик яхшы белә, үзе аның турында сөйләде, дәү әнисе дә каршы килми. Әлегә сүз кунак режимын рәсмиләштерү турында гына бар. Бала ял көннәрендә аңа бара алачак", - дип сөйләгән омбудсмен.
Ольга Ярославская белдерүенчә, кунак режимы ике атна эчендә рәсмиләштерелә, киләчәктә опекага алу мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Мәскәүнең халыкны социаль яклау департаменты малайның картәнисенә опеканы рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән.
Фото:eg.ru
Читайте нас: