+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Путинның “двойнигы” бар, диләр...

Күпләрне күптәннән кызыксындырган бу сорауга ил башлыгы үзе җавап бирде.

Владимир Путин белдерүенчә, аңа 2000нче еллар башында, дәүләт башлыгына хәвефле булган урыннарда, Русия лидерын дублер белән алыштыруны тәкъдим иткән булганнар. Ләкин ул аннан баш тарткан.
Бу хакта Президент "Владимир Путинга 20 сорау" проекты өчен ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.
"Идея барлыкка килде, әмма мин "двойниклардан" баш тарттым, — дип билгеләп үтте ул. — Бу терроризмга каршы көрәшнең иң авыр чорларында булды".
Владимир Путин ассызыклавынча, ул беркайчан да “двойник” җәлеп итмәгән.
Фото:inform.kz
Читайте нас: