+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәскәүдә 20 мең кеше коронавирус белән авырый, диләр...

Русия Президенты Владимир Путин социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматларга карата фикерен белдерде.

Русиядә зур масштабта коронавирус тарала дигән хәбәрләргә ышанырга кирәкми. Бу хакта бүген Хөкүмәттә узган киңәшмәдә Русия Президенты Владимир Путин белдерде. Ил башлыгы ассызыклавынча, мондый фейк хәбәрләр провокация тудыру максатыннан эшләнелә һәм алар, нигездә, чит илләрдән килә. Чынлыкта, илдә бернинди хәвефле ситуация дә юк.
Владимир Путин фикеренчә, "ялган хәбәр таратуның максаты аңлашыла - халык арасында паника тудыру", ә моңа каршы тору өчен ил гражданнарына үз вакытында дөрес мәгълүмат җиткерергә кирәк. "Аллага шөкер, әлегә бездә критик хәл күзәтелми, әмма кешеләр реаль хәл турында белергә тиеш. Мин бу мәгълүмати эшне җайга салуыгызны сорыйм", - дип йөкләде Президент.
Киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Русия территориясендә коронавирус белән авыручылар саны күп булуы һәм хөкүмәтнең бу мәгълүматларны яшерүе турында фейк хәбәрләр таралуы турында белдерде. Вице-премьер моның чынбарлыкка туры килмәвен ассызыклады. Голикова сүзләренә караганда, илдә коронавирусны булдырмау буенча эш оештырылганнан бирле Русия территориясендә авыруның өч очрагы ачыкланган, тагын өч авыру Япониядә круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән.
Фото:gazeta.ru
Читайте нас: