+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар сәламәтлеген кайгырту – мөһим бурыч

Владимир Путин Иваново шәһәрендәге капиталь ремонттан соң ачылган балалар поликлиникасында булды.

Бүген, 6 мартта, Русия Президенты Владимир Путин, Иваново шәһәрендә эш сәфәре барышында, 6нчы Балалар поликлиникасында булган, табибларның эш шартлары белән танышкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Дәүләт башлыгын поликлиникадагы эш барышы белән баш табиб Александр Кукушкин таныштырган. Аның сүзләренә караганда, 2020 елның гыйнварында капиталь ремонттан соң ачылган поликлиникада 11,5 меңгә якын балага һәм 70 мәгариф учреждениесенә хезмәт күрсәтелә. Табибка язылу контакт үзәге һәм дәүләт хезмәтләре сайты аша башкарыла.
Баш табиб ассызыклавынча, пациентларның агымы сәламәт һәм авыруларга бүленгән, көтү зоналарында пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылган, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңайлы мохит булдырылган. Табибларның һәм шәфкать туташларының эш урыннары медицина мәгълүмат системасы белән җиһазландырылган.
Фото: news.ru
Читайте нас: