+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Сез дөньяда иң яхшылары!”

Владимир Путин Русиядә яшәүче барлык гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Дәүләт башлыгының мөрәҗәгате "Россия 24" телеканалы эфирында күрсәтелде, шулай ук Кремль сайтында басылган.
Владимир Путин хатын-кызларның өй җылысын саклауларын, эштә яки укуда зур уңышларга ирешүләрен, шул ук вакытта гүзәл, матур һәм нәзәкатле булып калуларына соклануын белдерде.
“Әлбәттә, үзләрен ана булуга багышлаган, дөньяга яңа, кабатланмас тормыш бүләк иткән барлык хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алар балалар үстерә, сабыйларын көн саен кайгырта, бөтен мәхәббәтен бирә. Бу иң җаваплы, катлаулы, әмма иң игелекле һәм рәхмәтле хезмәт”, - диде Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: