+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бабама Җиңү өчен рәхмәт!

Русия Президенты Владимир Путин автомобильләрдәге шундый язуны хуплады.

"Бабама Җиңү өчен рәхмәт”— бик яхшы. Моңа төрлечә аңлатма биреп була, — диде дәүләт башлыгы "Владимир Путинга 20 сорау"проекты өчен ТАССка биргән интервьюсында. — Советлар Союзы нацистлар Германиясе тарафыннан бик куркыныч, коточкыч, катлаулы һөҗүмгә дучар булды, без 27 миллион кешене югалттык. Дөньяда мондый югалтуны кичергән бер генә ил дә юк. Әгәр кемдер моңа охшашны эшләргә уйласа, без кабатлаячакбыз”.
Президент ассызыклавынча, Русия беркайчан да вакыйгаларның мондый үсешенә омтылмады һәм хәзер дә омтылмый. “Ил җитәкчелеге мәсьәләне беркайчан да болай куймый", — дип өстәде Владимир Путин.
Фото:life.ru
Читайте нас: