-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәптә туклану тәмле һәм сыйфатлы булачак!

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов Владимир Путин белән очрашу вакытында шушы мәсьәләгә аерым тукталды.

Кичә Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцов белән мәктәптә белем бирү һәм укытучыларга ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. Сергей Кравцов май указларында һәм күптән түгел Федераль җыелышка Юлламасында Президент куйган бурычлар ничек үтәлүен белдерде. Педагогларның хезмәт хакы, сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләр, мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында сүз барды. Ведомство башлыгы барлык эшләр дә план буенча бара, дип ышандырды.
Министр, Президент Юлламасы нәтиҗәләре буенча йөкләмәне гамәлгә ашыруда каралган сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кертү буенча эш башланды, дип өстәде. Түләүләр 1 сентябрьдә башланачак, шул ук вакытта төбәк өстәмәләре дә сакланачак, дип ассызыклады.
— Икенче мөһим бурыч — кече яшьтәге мәктәп укучыларын тукландыруны оештыру. Без тукландыру тәмле, сәламәт һәм файдалы булсын өчен ата-аналар комитетлары белән дә фикер алышачакбыз. Һәм өченче мәсьәлә — төзелеш. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм мәҗбүри лицензияләү, вакытны сузмау, — диде Сергей Кравцов.
Фото:ru.sputniknews.kz
Читайте нас: