Барлык яңалыклар

Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды.

Конституциягә үзгәрешләр бөтен халык тавыш бирүеннән соң үз көченә керәчәк.

Президент Владимир Путин Русия Конституциясенә «ачык хакимиятне оештыруның һәм функцияләүнең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында»гы төзәтмә хакында законга кул куйды. Элегрәк Федерация Советы төбәкләрнең Конституциягә төзәтмәләр турында карарларын раслады. Конституциягә төзәтмә турында Закон "Русия Федерациясенең 85 субъекты дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары тарафыннан каралды һәм хупланды".
Дәүләт башлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, үзгәрешләр ике шартны үтәгән очракта үз көченә керә. Русия Конституциясенә төзәтмә турында закон нигезендә, РФ Конституциясенең 1, 2 һәм 9 бүлекләре нигезләмәләренә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең туры килүен бәяләү өчен ил Конституция судына запросны мәҗбүри җибәрү күздә тотыла. Әгәр Конституция суды уңай бәяләмә бирсә, ул чакта Гомумрусия тавыш бирүе үткәрелә. Гомумрусия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Конституциягә үзгәрешләр анда катнашучы гражданнарның яртысыннан артыгы тарафыннан хупланса, Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турында законда һәм РФ Конституциясенең 3-8 бүлекләрендә каралган үзгәрешләр үз көченә керә. Тавыш бирүне бу елның 22 апрелендә үткәрү планлаштырыла. Бу көн эшләми торган көн булачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш көн эчендә нәтиҗәләрне исәпләргә һәм тагын өч көн эчендә аларны бастырырга тиеш.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: