+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Владимир Путин Финляндия Республикасы лидеры Саули Ниинистё белән сөйләште

Ике дәүләт лидеры коронавирус таралуга каршы чаралар турында фикер алышты.

Русия Президенты Владимир Путин Финляндия Республикасы лидеры Саули Ниинистё белән коронавирус таралуга каршы чаралар турында фикер алышты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дәүләт башлыклары коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында фикер алышты. Русия - Финляндия чигендә үткәрү пунктларының эш режимына карата мөмкин булган карарлар тиешле хезмәтләр һәм ведомстволар линиясе буенча тыгыз хезмәттәшлектә кабул ителәчәк, дип килешенде», - диелгән хәбәрдә.
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Финляндиядә 16 мартка Covid-2019 коронавирусы белән зарарлануның 244 очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә дөньяда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 170,2 меңгә җиткән.
ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиядә коронавирус белән авыруның 63 очрагы ачыкланган. Аларның 60ы – русиялеләр, икесе Кытай, берсе Италия кешесендә.
Фото:ria.ru
Читайте нас: