-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Владимир Путин азык-төлекне күпләп алып куймаска киңәш итте

Ил төбәкләрендә кибетләрне азык-төлек белән тәэмин итү хәле ышанычлы.

Владимир Путин русиялеләргә азык-төлекне алдан күпләп сатып алмаска киңәш итте, чөнки илдә кибетләрне тәэмин итү ситуациясе ышанычлы. Бу хакта дәүләт башлыгы сишәмбе көнне Русия премьер-министры Михаил Мишустин белән коронавирус мониторингы буенча мәгълүмат үзәгендә булган вакытта белдерде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Президент ил төбәкләрендәге кибетләрдә азык-төлек һәм бәяләр мониторингы системасы белән танышты. Дәүләт башлыгына кибетләрдәге видеокүзәтү камераларыннан онлайн-картинаны, шулай ук складларда һәм сәүдә нокталарында йөрүче контролерларны күрсәттеләр.
"Хәзер кешеләр күпләп азык-төлек сатып ала. Чынлыкта,, бернинди проблема юк. Бездә тәэмин итү белән хәл тотрыклы. Без ваклап сату челтәрләре белән хәлне күзәтәбез. Иң мөһиме, азык-төлек кәрзиненең уртача бәясе һәр төбәк буенча кибетләргә килеп җиткәнче күзәтелә. Бу статистик исәп-хисаплар түгел, ә онлайн-мәгълүмат", - дип белдерде Михаил Мишустин.
"Иң мөһиме – кешеләр хәлнең ышанычлы булуын аңласын, аннары чыгарып ташламас өчен азык-төлеккә акча туздырмасын", - диде җавап итеп дәүләт башлыгы.
Михаил Мишустин ассызыклавынча, мониторинг системасы ярдәмендә кибетләргә кирәкле азык-төлек китереләчәк. Шул ук вакытта әлегә бернинди проблемалар да күзәтелми, дип өстәде ул.
Фото:uainfo.org
Читайте нас: