+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар — безнең киләчәк!

Яшь буынның үсеше өчен шартлар тудыру илнең төп документына төзәтмәләр турындагы законның өстенлекле бурычы булачак.

Билгеле булганча, 22 апрельдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү узачак. Кайбер үзгәрешләр гаилә кыйммәтләренә һәм балаларга кагыла. Гаилә һәм балалар — Русиянең киләчәге өчен гарантия нигезе. Шул сәбәпле дәүләт тарафыннан демографиягә күп игътибар бирелә.
67.1нче статьяда язылганча, балалар — Русия Федерациясе дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге. “Дәүләт балаларның рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсеше, аларда патриотизм, гражданлык һәм өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү өчен шартлар тудыра. Дәүләт, гаилә тәрбиясе өстенлеген тәэмин итеп, караучысыз калган балалар өчен ата-ана вазыйфаларын башкара”, —диелгән документта. Яңартылган Конституциядә балалар Русиянең иң мөһим байлыгы дип билгеләнә. Дәүләт аларның һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш.
Төзәтмәдә "дәүләт, гаилә тәрбиясе өстенлеген тәэмин итеп, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз өстенә ала", дип ассызыклана.
Фото:rbc.ru
Читайте нас: