Русия киңлекләрендә
19 Марта 2020, 06:45

Паникага бирелмәгез!

Владимир Путин русиялеләрне фейкларга һәм коронавирус турындагы ялган мәгълүматларга ышанмаска чакырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 коронавирусына бәйле хәлне контрольдә тота, дип ассызыклады дәүләт башлыгы Владимир Путин Кырым һәм Севастополь җәмәгатьчелеге белән очрашуда. Әлеге чараны "Россия 24"телеканалы турыдан-туры эфирда трансляцияләде.
Владимир Путин русиялеләрне фейкларга һәм коронавирус турындагы ялган мәгълүматларга ышанмаска чакырды. Кайберәүләр паника тудыру өчен аларны аңлы рәвештә эшли, дип ассызыклады Президент. Рәсми мәгълүматларга таянырга кирәк.
“Русиядә коронавирус белән бәйле хәлләр башка илләрдәгегә караганда, күпкә яхшырак күренә. Власть органнарының әлеге ситуация буенча биргән мәгълүматы объектив, тулы һәм дөрес. Алга таба да шулай булачак”, — дип билгеләде Владимир Путин.
Ил башлыгы фикеренчә, хакимият органнары бары тик ике сәбәп буенча гына тулы мәгълүматка ия булмаска мөмкин: беренчесе – кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән, икенчесе – кешедә латент чоры дәвамында авыруның билгеләре булмаган.
Фото:gazeta.ru
Читайте нас