+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне турында указга кул куйды

Бу дата чәршәмбегә туры килсә дә, ял көне булачак.

Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне турындагы указга кул куйды. Бу көн 22 апрельдә булачак. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында бастырылган документта хәбәр ителә.
Тавыш бирүне коронавирус фонында күчерергә мөмкиннәр. Указ дата белән генә чикләнми, дип аңлатты дәүләт башлыгы.
“Дөньяда ничек кенә булмасын, башка илләрдәге кебек кискен эпидемиологик хәлне күздә тотып, без бу хәл-шартлар мондый чаралар үткәрергә мөмкинлек биргән очракта гына тавыш бирүне уздырачакбыз. Чөнки, илнең Төп законына үзгәрешләр кертү бик мөһим булса да, гражданнарыбыз сәламәтлегеннән һәм тормышыннан да мөһимрәк нәрсә юк”, — диде Владимир Путин.
Фото:m.pln24.ru
Читайте нас: