Русия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне Кырым һәм Севастополь җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда 22 апрельдә гражданнарның Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәчәгенә өмет белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
"Мин 22 апрельдә кешеләр килер һәм бу үзгәрешләрне хуплар дип өметләнәм", — диде дәүләт башлыгы.
Төзәтмәләр турында сөйләгәндә, Владимир Путин Конституциянең фундаменталь маддәләре үзгәрешсез кала, дип искәртте. "Без Конституцияне үзгәртмибез, без анда өстәмәләр кертәбез. Беренче, икенче, тугызынчы бүлекләр үзгәрми, алар Конституциянең нигезе булып тора, анда гражданнарның төп хокуклары чагылдырыла", — дип ассызыклады ул.
Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә, 1993 елдан, төп закон кабул ителгәч, тормыш яхшы якка үзгәргән, алга киткән, технологияләр һәм дәүләт мөмкинлекләре үзгәргән. Бу шартлар белән ул дәүләтнең социаль характерын ачу һәм социаль өлкәдә русиялеләрнең кайбер хокукларын теркәү бурычын аңлатты.