+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалы гаиләләргә - дәүләт ярдәме

Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр турындагы указга кул куйды.

Дәүләт башлыгы өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.
Пособиеләр агымдагы елның 1 гыйнварыннан керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алачак.
Пособиенең күләме балалар өчен каралган төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итәчәк. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан әлеге максатларга 136,4 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, дип яза РИА Новости агентлыгы.
Фото:irestock.ru
Читайте нас: