+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өйдә дә тавыш биреп булачак

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнде.

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнде. Шулай да Русия Президенты Владимир Путин илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле, әлеге датаны башка көнгә күчерергә мөмкин булуы хакында әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
“Әгәр дә ситуация моны таләп итә икән, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча без сайлауларны соңрак вакытка күчерә алабыз. Гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышыннан да мөһимрәк әйбер юк. Ситуациянең нинди булуына карап эш итәчәкбез”, - диде дәүләт башлыгы.
Билгеле булуынча, тавыш бирүчеләр өчен өйдә генә дә сайлау мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук алдан тавыш бирү мөмкинлеге дә булачак.
Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина белдерүенчә, төзәтмәләр өчен сайлауларга тавыш бирүне тәэмин итү максатыннан эшләнелгән механизмнар халыкка өйдә тавыш бирергә дә мөмкинлек бирә.
Фото:ria.ru
Читайте нас: