+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Русия Италиягә ярдәм кулы суза

Владимир Путинның Италия премьер-министры Джузеппе Конте белән телефон аша сөйләшүе булды.

Русия ягы инициативасы буенча барган аралашу барышында коронавирус пандемиясе тирәсендәге хәлләр, шулай ук ике илдә дә инфекция таралуга каршы күрелә торган чаралар турында да сүз барды. Владимир Путин Италия җитәкчелегенә һәм халкына аларда килеп туган бик авыр эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә Русиянең ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.
Коронавирус белән көрәштә тыгыз хезмәттәшлек итү турында килешенде. Италия ягы мөрәҗәгатенә җавап итеп, Русия Президенты тиешле ярдәмне оператив рәвештә күрсәтергә әзер булуын әйтте. Аерым алганда, «КАМАЗ» базасында, транспортны һәм территорияне аэрозольле дезинфекцияләү өчен медицина һәм башка җиһазлар, шулай ук илнең иң зыян күргән районнарында практик ярдәм күрсәтү өчен Русия белгечләре бригадаларын җибәрү планлаштырыла. Бу эш Оборона министрлыгы линиясе буенча, Русия Федерациясенең Һава-космик көчләре самолетларын җәлеп итеп башкарылачак.
Джузеппе Конте, коронавирус белән бәйле килеп туган авыр вакытта Русия тарафыннан күрсәтеләчәк ярдәм чаралары өчен, чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Фото:tass.ru
Читайте нас: