+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Төп законга төзәтмәләр кертү — дөрес карар”

Республиканың Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Галия Мөхәммәтҗанова Конституциягә үзгәрешләр кертүгә карата үз фикерен белдерде.

Конституцион суд Конституциягә төзәтмәләрне законлы дип таныды. Әмма 22 апрельдә булачак Бөтенрусия тавыш бирү йомгаклары төзәтмәләрнең үз көченә керү-кермәвенә турыдан-туры бәйле. Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Галия Мөхәммәтҗанова бу җәһәттән үз фикерен белдерде.
"Минемчә, безнең Төп законга төзәтмәләр кертү — дөрес карар, — диде ул. — Вакыт үзгәрде. Әлбәттә, карарлар, кануннар да вакыт нигезендә үзгәрергә тиеш.
Минем фикеремчә, бу процесс бик корректлы төзелгән. Тәүдә муниципалитетлар каршындагы Иҗтимагый советларда, төбәкләрнең Иҗтимагый палаталарында, Русиянең Иҗтимагый палатасында Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрелде. Барлык битараф булмаган һәм актив гражданнар Конституцияне үзгәртү буенча үз тәкъдимнәрен җибәрү мөмкинлегенә ия булды. Аннары Конституцион суд Конституциягә төзәтмәләрне хуплады.
Ләкин бу әле соңгы инстанция түгел. 22 апрель көнне һәркайсыбыз яшерен рәвештә, законлы нигезләрдә тавыш бирә алачак. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән без килешәбезме-юкмы — монысы бик мөһим. Илнең Төп канунына үзгәрешләр турында сөйләргә һәм фикер алышырга гына түгел, ниндидер гамәлләр кылырга да вакыт җитте. Гомер буе шушы илдә яшәгән һәм эшләгән кеше, үз балаларымны монда тәрбияләгән әни буларак, әлбәттә, бу тавыш бирүдә мин дә катнашачакмын".
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: