Барлык яңалыклар

Тавыш бирү көне күчерелергә мөмкин...

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасының үзгәрүе яңа коронавирус таралуга бәйле.

“Әлегә тавыш бирү күчерелергә мөмкин булган дата расланмаган, әмма ул июнь аенда булыр, мөгаен”, — дип хәбәр итә “Ведомости” басмасы.
Русиядә эпидемиянең иң кызган чагы тавыш бирү узарга тиеш апрель аена туры килергә мөмкин. Экспертлар билгеләвенчә, җәйгә COVID-19 белән хәл кимергә тиеш.
Тавыш бирү күчерелгән очракта, яңа дата июньдә үткәрелә торган Бердәм дәүләт имтиханына бәйле булачак, чөнки сайлау участокларының күп өлеше мәктәпләрдә урнашкан.
Экспертлар тавыш бирүне уздыруның яңа датасы турында 25 мартка кадәр хәбәр итәргә тиеш, чөнки бу көннән “Мобиль сайлау” аша тавыш бирергә теләгән гражданнарны теркәү башлана.
Фото:ria.ru
Читайте нас: