+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өйдә булмасаң да, тавыш биреп булачак

“Мобиль сайлаучы” механизмы гражданнарга урнашкан урыннары буенча тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

Башкортстанга Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча Гомумрусия тавыш бирүен әзерләү һәм уздыру өчен 457,2 миллион сум акча бүленгән. Тагын 50 миллион сумны республика Хөкүмәте бүләчәк. Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә 22 апрельдә Гомумрусия тавыш бирү барышында биш вариант кулланылачагы турында сөйләде.
Традицион тавыш бирү 22 апрельдә иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр сайлау участокларында сайлауларда кулланыла торган исемлекләр буенча узачак. Тавыш бирү процедурасы сайлаулардагы кебек үк булачак.
Гражданнарга урнашкан урын буенча тавыш бирү мөмкинлеге дә каралган – “Мобиль сайлаучы” механизмы гамәлдә булачак.
“Тавыш бирү көнендә өйдән читтә булган граждан үзенә уңайлы урында тавыш бирә ала. Моның өчен 25 марттан 16 апрельгә кадәр — “Дәүләт хезмәте” порталында, күпфункцияле үзәктә, территория комиссиясенә, ә 11еннән 16 апрельгә кадәр участок комиссиясенә тавыш бирү турында алдан ук гариза бирергә кирәк”, — диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Республика территориясендә гаризаларны 60 муниципаль берәмлектә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең 100 бүлегендә кабул итәчәкләр. Республикада яшәүчеләр, әгәр дә алар тавыш бирү көнендә авыру, инвалидлык, өлкән яшь яисә башка нигезле сәбәп аркасында участокка килә алмаса, өйдә дә тавыш бирә алалар.
Республика халкы, шулай ук, ялы, командировкасы, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт бурычларын үтәү сәбәпле һәм сәламәтлек торышы мөмкинлек бирмәгән очракта үз участокларында вакытыннан алда тавыш бирә алачак. Моны тавыш бирүгә җиде яисә өч көн кала эшләргә кирәк.
Фото:ptzgovorit.ru
Читайте нас: