+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне күчерелде

Бу хакта ил башлыгы Русия гражданнарына мөрәҗәгать итү барышында белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасын билгесез срокка күчерде һәм киләсе атнаны (30 март — 3 апрель), хезмәт хакын саклап калып, ял атнасы дип игълан итте. “Хәзер иң хәвефсезе – өйдә булу”, — диде Президент. Бу хакта ул кичә Русия гражданнарына дәүләт телеканалларының туры эфирында мөрәҗәгать итү барышында хәбәр итте.
Владимир Путин кризиска бәйле рәвештә биреләчәк гражданнарга һәм бизнеска ярдәм чаралары турында игълан итте.
"Больничный”лар аена кимендә бер МРОТ күләмендә түләнәчәк. Эшсезлек буенча максималь түләү бер минималь хезмәт хакы күләменә кадәр арта(12130 сум).
Фото:bashinform.ru
Читайте нас: