Русиялеләр Конституциягә кертелгән иң мөһим төзәтмә дип медицина хезмәтенең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын тәэмин итүне саный. Сораштырыда катнашучыларның 95 проценты әлеге төзәтмәне иң мөһиме булуын белдергән. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен тикшерү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.
93 процент өчен балаларны дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше дип тануга кагылышлы төзәтмә мөһим.
Респондентлар Русиянең уникаль табигый күптөрлелеген яклау һәм саклау, ел саен адреслы социаль ярдәм гарантияләре һәм пенсияләрне мәҗбүри индексацияләү турындагы төзәтмәләрне кешеләр бертөрле мөһим дип саный. Өчесен дә 92шәр процент респондентлар хуплаган. Халык фикеренчә, Конституциягә иң мөһим төзәтмәләрнең беренче өчесе нәкъ шулар.