+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә — бишәр мең сум

Владимир Путин Хөкүмәткә түләүләрне 1 апрельдән бирә башлауны йөкләтте.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 1 апрельдән ана капиталы алу хокукына ия гаиләләргә 3 яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр бирә башлауны йөкләтте.
“Русия Федерациясе Хөкүмәтенә: 2020 елның 1 апреленнән башлап (өч ай дәвамында) ана капиталына хокукы булган гаиләләргә һәр балага 5 мең сум күләмендә федераль бюджет акчалары исәбеннән айлык өстәмә түләүләр алуны күз уңында тоткан Русия Федерациясенең Закон һәм башка норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә”, — диелә документта.
Дәүләт башлыгы бу түләүләр турында коронавирус таралуга бәйле рәвештә ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте.
Фото: pfrf.ru
Читайте нас: