+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Түләүләр 1 апрельдән башлана

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Владимир Путинның халыкка мөрәҗәгать итү йомгаклары буенча Хөкүмәткә йөкләмәләр исемлеге расланды.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә Владимир Путинның халыкка мөрәҗәгать итү йомгаклары буенча Хөкүмәткә йөкләмәләр исемлеге расланды.
Аерым алганда, Хөкүмәткә 2020 елның 31 декабренә кадәрле чорга хезмәткә сәләтсезлек буенча пособиенең минималь күләмен минималь хезмәт хакы күләменә кадәр арттыру йөкләтелде —12 130 сум. Шулай ук, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен хезмәт өчен түләүнең минималь күләменә кадәр 2020 елның 31 декабренә кадәрле чорга арттыру йөкләтелде. Тиешле йөкләмә Кремль сайтында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы шулай ук 1 апрельдән ана капиталы алырга хокукы булган гаиләләргә ай саен бишәр мең сум акча түли башлау бурычы куйды. Федераль бюджет акчаларыннан өстәмә түләүләр өч ай — 2020 елның июнь ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Фото:1rre.ru
Читайте нас: