+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
1 апрель 2020, 19:20

Президент кул биреп күрешми

Владимир Путин бу көннәрдә, барысы белән бергә, социаль дистанция саклый.

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга дәүләт башлыгының барлык әңгәмәдәшләре белән бергә социаль дистанцияне үтәвен һәм кул биреп күрешүдән вакытлыча баш тартуын белдергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Владимир Путин шәхсән очрашкан кешеләр белән кул биреп күрешәме, дигән сорауга җавап биреп Дмитрий Песков: "Хәзер, әлбәттә, барысы да социаль дистанция саклый”, — дигән.
Кремль вәкиле сүзләренә караганда, Президент коронавирус белән бәйле хәзерге шартларда заманча элемтә чараларын кулланып, дистанцион рәвештә эшләүне өстен күрә.
"Президент өчен җавап бирәм. Президент бу көннәрдә барысын да дистанцион, онлайн эшләүне, шулай ук, телекоммуникацияләр өчен сакланган элемтә каналларын куллануны өстен күрә", — дигән Песков.
Фото:gazeta.ru
Читайте нас: