+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
1 апрель 2020, 01:10

Язгы чакырылыш башлана

Владимир Путин 1 апрельдән хәрби хезмәткә алу турындагы указга кул куйды.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. 135 мең кешене чакыру планлаштырыла.
“2020 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә яраклы 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге Русия Федерациясе гражданнарын 135 мең кеше исәбендә хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга", — диелгән указда.
“Известия” басмасы оборона министры Сергей Шойгу фикеренә сылтама белән язгы чакырылышның коронавирус аркасында күчерелмәячәген хәбәр итә. Моннан тыш, Русия армиясе хәрбиләре арасында инфекция белән зарарлану очраклары теркәлмәгән, дип билгеләп үтте ул 20 мартта.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар барысы да коронавируска тест узачак.
Фото:riavrn.ru
Читайте нас: