+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
4 апрель 2020, 00:25

Эшләмәгән көннәр өчен хезмәт хакы түләнә

Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

30 апрельгә кадәр озайтылган эшләми торган көннәр өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Яңа коронавирус инфекциясе (СОVID-19) таралуга бәйле рәвештә, Русия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында, Русия Федерациясе Конституциясенең 80 мәддәсе нигезендә карар итәм: 2020 елның 4 апреленнән 30 апреленә кадәр хезмәткәрләрнең эш хакын саклап калып, эшләми торган көннәр билгеләргә", - диелгән дәүләт җитәкчесе имзалаган указда.
Фото:infoorel.ru
Читайте нас: