+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
4 апрель 2020, 22:20

Кредит каникуллары кемнәргә бирелә?

Владимир Путин коронавирус белән бәйле рәвештә үз мөрәҗәгатендә әйткән законга кул куйды.

Русиядә гражданнар һәм бизнес өчен кредит каникуллары турында закон кабул ителде.
Кабул ителгән закон пандемия аркасындагы кризис фонында керемнәре 30 процентка кимегән русиялеләргә кредит каникулларын рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Каникуллар ярты елга бирелә.
Ташламалы чор вакытында заемчы төп бурыч суммасын һәм процентын түләүдән азат ителә. Банклар кредит каникуллары чорында бурычны вакытыннан алда түләүне таләп итәргә хокуклы түгел. Шул ук вакытта гражданнар кредитны вакытыннан алда түли ала.
Мондый мөмкинлектән файдаланырга теләгән заемчы кредит каникуллары сорап, 2020 елның 30 сентябренә кадәр банкка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моның өчен алар керемнәр турында белешмә, реестрдан күчермә яисә башка документ бирергә тиеш.
Фото:vedomosti.ru
Читайте нас: