+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
7 апрель 2020, 21:15

“Башка илләрнең хаталарын кабатламыйк!”

Владимир Путин коронавирус белән көрәштә башкаларның тәҗрибәсеннән сабак алырга чакырды.

Русия Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәштә башкаларның хаталарын кабатламаска һәм карарлар кабул иткәндә һөнәр осталарының фикеренә таянырга чакырды.
"Хәзер башкаларның хаталарын кабатламаска, медицина һәм фәнни җәмәгатьчелек позициясенә таянып, сабак алырга, нәтиҗәләр ясарга кирәк", - диде дәүләт башлыгы коронавирус йогышы һәм аны профилактикалау мәсьәләләре буенча видеоконференция форматында узган киңәшмәдә.
"Без ситуацияне игътибар белән күзәтәбез, башка илләрнең уңай һәм тискәре тәҗрибәсен исәпкә алабыз, - диде ил башлыгы. - Кабат билгеләп үтәм, эпидемия пигы әле үтмәгән".
Президент әлеге очрашуда инфекциягә каршы көрәш буенча хәлиткеч карарлар кабул итүче галимнәр, белгечләр катнашуын ассызыклады һәм вирусология өлкәсендәге белгечләрнең дә фикерен ишетергә теләвен әйтте.
"Без хәзер барыбыз вирусологлар булдык, минемчә, бөтен ил белән, - диде шаяру катыш Владимир Путин. - Әмма чын белгечләр фикере бик мөһим, чөнки безнең, хакимиятнең төрле дәрәҗәсендә барган эшчәнлек бөтен гомерен катлаулы һәм бик җаваплы эшкә багышлаган кешеләрнең фикерләренә нигезләнә".
Президент белгечләрдән коронавирусны дәвалау өчен вакцина һәм препаратлар булдыру перспективалары буенча җаваплар көтүен аерым ассызыклады.
Фото:rbc.ru
Читайте нас: