Русия Президенты Владимир Путин, ким дигәндә, тагын бер атна дистанцион режимда эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия1 телеканалында “Мәскәү. Кремль. Путин” программасында интервьюда әйтте.
“Инде бер атна узды. Мин ким дигәндә, тагын бер атна, бәлки күбрәк тә булыр, дип фаразларга җөрьәт итәм”, – диде Кремльнең рәсми вәкиле Президентның дистанцион режимда эшләвен.
Дмитрий Песков билгеләвенчә, бу хәл ил башлыгының 24 мартта Мәскәү дәваханәсенең баш табиб Денис Проценко белән аралашуына бәйле түгел. Билгеле булуынча, табибта коронавирус авыруы расланды.
Дәүләт башлыгының матбугат секретаре раславынча, дәүләт башлыгы һәм аның белән бергә эшләүчеләр коронавируска даими тест үтә.