+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Русия киңлекләрендә
8 апрель 2020, 11:55

Балалы гаиләләргә — өстәмә ярдәм

Кичә, 7 апрельдә, Владимир Путин балалы гаиләләргә айлык субсидия бирү турындагы указга кул куйды. Мондый түләүләрне кемнәр алачак?

Русия Президенты Владимир Путин 7 апрельдә “балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы указга кул куйды. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.
Указ нигезендә, ана капиталын алу хокукына ия булган гаиләләр айлык субсидия алуга гариза бирә алалар. Әлеге түләү күләме өч яшькә кадәрге һәр бала өчен биш мең сум тәшкил итәчәк. Субсидия 2020 елның апреленнән июнь аена кадәр түләнә, әмма аны исәпләү турында гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак.
Шулай ук указда билгеләп үтелүенчә, бу түләүләр башка пособиеләрне билгеләгәндә гаилә кеременә керми. Программаны Хөкүмәт финансларга тиеш, ә түләүләр Пенсия фонды аша башкарылачак.
Дәүләт башлыгы апрельдә Хөкүмәткә аз керемле гаиләләргә өченче һәм аннан соңгы балалары туган очракта түләүләр мәсьәләсен карау бурычын куйды. Мондый ярдәм чарасы 2024 елга барлыкка килер дип көтелә. Хөкүмәт әлеге мәсьәләне июнь башына кадәр карарга тиеш.
Фото:sobesednik.ru
Читайте нас: